Яңалыклар

Җиңү яулады

Балалар иҗат йортында уңышлы эшләүче, баш мөхәррир Валентина Курилова җитәкчелегендәге "Лестница" газетасы бу көннәрдә тагын бер җиңү яулады. Яшь каләм осталары үз мөмкинлекләрен республика күләмендә үткәрелүче "Ышаныч һәм куркынычсызлык" дип аталган унынчы бәйгедә сынады. Юл хәрәкәте темасына актив язучы авторларның 15 эше район күләмендә югары бәя алгач, алар республика бәйгесенә...

Балалар иҗат йортында уңышлы эшләүче, баш мөхәррир Валентина Курилова җитәкчелегендәге "Лестница" газетасы бу көннәрдә тагын бер җиңү яулады. Яшь каләм осталары үз мөмкинлекләрен республика күләмендә үткәрелүче "Ышаныч һәм куркынычсызлык" дип аталган унынчы бәйгедә сынады. Юл хәрәкәте темасына актив язучы авторларның 15 эше район күләмендә югары бәя алгач, алар республика бәйгесенә җибәрелде. Жюри укучылар эшен игътибарсыз калдырмады. 1нче мәктәпнең IX сыйныф укучысы Ирина Тукмакова эше бер номинациядә өченче урынга лаек дип табылды. Бу көннәрдә призерга Диплом һәм истәлекле бүләкне ЮХИДИ башлыгы Вадим Васильев һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фонды башлыгы Вадим Иванов тантаналы төстә тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Җиңү яулады
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар