Җәмгыять һәм кеше

Яңа система гамәлгә керә

Янгын күзәтчелеге бүлеге белән хакимият җитәкчелегенең үзара аңлашып эшләве нәтиҗәсендә 2010 елда мәгариф идарәсенең барлык объектлары автомат янгын сигнализациясе һәм янгын турында халыкка хәбәр итү системасы белән тәэмин ителде. Район территориясендә 62 мәгариф объекты "Феникс-4" мониторинг системасы белән җиһазланган һәм алар 88нче янгын часте белән тоташкан. Модернизацияләү программасы кысаларында "Стрелец-мониторинг"...

Янгын күзәтчелеге бүлеге белән хакимият җитәкчелегенең үзара аңлашып эшләве нәтиҗәсендә 2010 елда мәгариф идарәсенең барлык объектлары автомат янгын сигнализациясе һәм янгын турында халыкка хәбәр итү системасы белән тәэмин ителде.

Район территориясендә 62 мәгариф объекты "Феникс-4" мониторинг системасы белән җиһазланган һәм алар 88нче янгын часте белән тоташкан. Модернизацияләү программасы кысаларында "Стрелец-мониторинг" ПАК каналы буенча яңа системаны гамәлгә кертеп, әкренләп, этаплап, объектларны шушы системага күчерү күздә тотыла. Беренче этапта 7 мәгариф, 5 сәламәтлек саклау объектын шушы система белән тәэмин итү планлаштырыла.

ПАК "Стрелец-Мониторинг" - кеше күп була торган катлаулы бина һәм корылмаларда, шулай ук биектәгеләрдә, янгын чыгу, аның үсеш динамикасы турында мәгълүматны тапшыру, эшкәртү мөмкинлеге бирүче система. Ул ВНИИПО тарафыннан Россиянең алдынгы җитештерүче предприятие-ләре катнашында эшләнгән һәм гамәлгә кертү турында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тарафыннан 2009 елның 28 декабрендә 743нче карарга кул куелган.

Комплекс, объекттагы оператив персоналны кузгатып тормыйча, янгынга каршы хезмәтне автомат төстә чакыру, янгын турында мәгълүматны зур төгәллек белән контрольдә тоту, эвакуация юлларын ачыклау һәм янгынны сүндерү буенча чараларны планлаштыру, объекттагы янгын сигнализациясенең торышын билгеләү мөмкинлеге бирә. Әлеге системаны гамәлгә кертү янгын турында хәбәрне турыдан-туры "01" хезмәтенең диспетчерлык пультына күчерү мөмкинлеге тудыра һәм бу эш итү өчен вакытны шактый кыскарта.

А. Пичкалов,

янгын күзәтчелеге бүлеге баш белгече.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Яңа система гамәлгә керә
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше