Бүген Зәй шәһәренең "Якты коңгыз" балалар бакчасында бипленар ачык дәрес үтте. Әлеге яңа эш алымын бакчаның физкультура инструкторы Гөлфия Шәрәфиева белән татар теле белгече Зоя Антонова бергәләп оештырды. Яңа форманы гамәлгә кертүнең максаты - бер шөгыльдә балаларның икенче яклап үсешенә дә тәэсир итү. Мәсәлән, ачык дәрес барышында педагоглар балаларны туплар...
Бүген Зәй шәһәренең "Якты коңгыз" балалар бакчасында бипленар ачык дәрес үтте. Әлеге яңа эш алымын бакчаның физкультура инструкторы Гөлфия Шәрәфиева белән татар теле белгече Зоя Антонова бергәләп оештырды. Яңа форманы гамәлгә кертүнең максаты - бер шөгыльдә балаларның икенче яклап үсешенә дә тәэсир итү. Мәсәлән, ачык дәрес барышында педагоглар балаларны туплар белән уйнатып, аларның нинди төстә, ничә булуын өйрәтте һәм татар телендә санамышлар, предметларның татарча әйтелешен кабатлады, татарча җырлап, физик күнегүләр ясады. Ачык дәресне шәһәр бакчаларының физкультура инструкторлары, татар теле белгечләре карады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев