Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Ярдәм кулы сузалар

Зәй районында һәр авыл җирлегеннән мобилизация буенча хәрби хезмәткә алынган ир-егетләр бар. Аларга һәм аларның гаиләләренә матди ярдәм күрсәтүгә әлеге җирлектә яшәүчеләр дә, авыл җирлеге Советы да игътибарлы.

Мәсәлән, Поповка авыл җирлегендә бу көннәрдә генә шактый күләмдә акчалата ярдәм җыйганнар.
- Бу бөтен ил белән күтәрә торган авыр вакытларда үзебездән аз булса да өлеш кертергә тырыштык. Мобилизация башлангач та гуманитар ярдәм чараларында катнашкан идек. Ә бу көннәрдә аны тагын активлаштырдык.  Җыелган  сумманың 5шәр меңен әлеге егетләрнең гаиләләренә матди ярдәм итеп бүлеп бирергә карар ителде, - ди җирлек башлыгы Ислам Әмирханов.
Ә калган суммага поповкалылар  газ баллончиклары, аның өчен кирәкле насадкалар, медикаментлар, балталар алганнар.
- Бу әйберләрне инде Зәйгә гуманитар ярдәм туплана торган складка илтеп тапшырдык. Тиздән алар тиешле урынга юл алачак. Моннан тыш, “Зәй офыклары” газеталарын хәйрия акциясе кысаларында социаль яклауга мохтаҗларга яздырдык, - дип ассызыклый Ислам Әхтәмович. 

Фото Поповка авыл җирлегеннән
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев