Исерек килеш руль артына утыручылар аркасында юлларда аянычлы хәлләр килеп чыгу турында еш искәртелеп торса да, кызганыч, моңа илтифат итмәүчеләр һаман очрый. 11 февральдә иртә алты туларга ун минутта шәһәребезнең Шоссе урамында "Тимер" ҖЧШ бетон рәшәткәсенә килеп бәрелеп яньчелгән автобусның йөртүчесе алкоголь кулланган хәлдә булуны ачыклый ЮХИДИ хехмәткәрләре. ПАЗ автобусы...
Исерек килеш руль артына утыручылар аркасында юлларда аянычлы хәлләр килеп чыгу турында еш искәртелеп торса да, кызганыч, моңа илтифат итмәүчеләр һаман очрый. 11 февральдә иртә алты туларга ун минутта шәһәребезнең Шоссе урамында "Тимер" ҖЧШ бетон рәшәткәсенә килеп бәрелеп яньчелгән автобусның йөртүчесе алкоголь кулланган хәлдә булуны ачыклый ЮХИДИ хехмәткәрләре. ПАЗ автобусы иртән иртүк Түбән Кама шәһәренә кешеләр алырга барырга чыга. Авария ясагач та ул үзенең исерек булуын танымый. Ә прибор мең промиль алкоголь пары күрсәткәч, каршы килер чамасы калмый. Әле ярый автобуста пассажирлар булмый. Исерек автобус йөртүченең эше судта каралачак. Ул 30 мең сум штраф түли һәм суд карары буенча ел ярымнан ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев