Яңалыклар

Иҗат сезонын ачалар

Зәй мәдәният учреждениеләре чираттагы иҗат сезонын ача. Мирный бистәсендәге шәһәр мәдәният йорты яңа сезонны Урман хезмәткәрләре көненә багышлап ачкан булса, район мәдәният йортында (Иске Зәй бистәсе) ул 18 октябрьдә "Музыкаль калейдоскоп" дип аталган программа белән ачылачак. Зәйнең иң олы мәдәният учагы "Энергетик" Мәдәният сарае быелгы сезонны 19 октябрьдә "Без сезон...

Зәй мәдәният учреждениеләре чираттагы иҗат сезонын ача. Мирный бистәсендәге шәһәр мәдәният йорты яңа сезонны Урман хезмәткәрләре көненә багышлап ачкан булса, район мәдәният йортында (Иске Зәй бистәсе) ул 18 октябрьдә "Музыкаль калейдоскоп" дип аталган программа белән ачылачак.

Зәйнең иң олы мәдәният учагы "Энергетик" Мәдәният сарае быелгы сезонны 19 октябрьдә "Без сезон ачабыз" дип аталган зур театрлаштырылган тамаша белән башлаячак. Шунысы игътибарга лаек, быел биредә ике яңа иҗат коллективы эш башлый. Алар - "Сихри кыллар" гитарачылар ансамбле һәм "Виктория" яшь башкаручылар студиясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Иҗат сезонын ачалар
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар