Сәламәтлек

Игелеккә чикләр юк

Эшмәкәр Владимир Евдокимов - игелекле эшләр башында торучы якташыбыз. Ул зәйлеләргә социаль-тернәкләндерү бүлеге өчен җиһазландырылган өч катлы бина бүләк итү өстенә, инвалидлар, аеруча инвалид балаларга һәртөрле ярдәм күрсәтергә тырыша. Бүлеккә ул инвалид балалар белән эшләү өчен барабан, вакуумлы массаж җиһазы, коляскалы инвалидлар өчен массаж кушеткасы, "Атлант" костюмы, азык-төлек пакетлары җибәрде....

Эшмәкәр Владимир Евдокимов - игелекле эшләр башында торучы якташыбыз. Ул зәйлеләргә социаль-тернәкләндерү бүлеге өчен җиһазландырылган өч катлы бина бүләк итү өстенә, инвалидлар, аеруча инвалид балаларга һәртөрле ярдәм күрсәтергә тырыша. Бүлеккә ул инвалид балалар белән эшләү өчен барабан, вакуумлы массаж җиһазы, коляскалы инвалидлар өчен массаж кушеткасы, "Атлант" костюмы, азык-төлек пакетлары җибәрде. Һәм җәен инвалид балалар өчен бүлектә тернәкләнү, ял итү мөмкинлеге дә тудырды.

1 июньнән 20 июньгә кадәр (беренче сменада) бүлектә 13 бала дәвалану процедуралары узды, рәхәтләнеп ял итте. Тукландыру төрләндерелде, аларга җиләк-җимеш, яшелчә, кондитер эшләнмәләре, йогыртлар бирелде. Балалар массаж, физиотерапия бүлмәсендә төрле процедура алды, физкультура кабинетында сәламәтләндерү шөгыльләрендә катнашты, релаксация, спелеокамерада (тоз бүлмәсе), эрготерапия бүлмәсендә булды, бассейнда йөзде, тренажерлар залында шөгыльләнде, сихәтләндерү процедуралары алгач, фитобарда үлән чәйләре, коктейль эчте. Малай-кызларга сихәтләндерү процедуралары алырга Азат Нәбиуллин, Раушания Гыйльмуллина, Фәнүзә Гыйльминова, Нәзирә Зарипова һ.б.лар булышты. Инструктор Лилия Кузьминага ияреп нинди генә күнегүләр ясамадылар?! Балалар хезмәт терапиясендә апалары Ольга Тимофеева белән вак кәгазьләрдән кош макетлары ясады. Кайберәүләр хезмәт җимешләрен өйләренә дә алды. Әлфия Ханнанова исә ял итүчеләр белән берсеннән-берсе кызыклы чаралар үткәрде. Балалар сихәтләнсен, күңелле ял итсен өчен мөмкин булганның барысын да эшләдек, ди бүлек мөдире Венера Камалова.

Өч инвалид баласы булган Кузьминнар гаиләсе өчен биредә ял онытылмаслык узган. "Атлант" костюмы ярдәмендә йөри алмый торган балаларның хәрәкәтләнүен күреп, күңел сөенә, ди бүлек хезмәткәрләре. Кыскасы, биредә инвалид балалар үзләрен җәмгыятькә кирәкле итеп тоя, бер-берсе белән аралаша, тән генә түгел, җан сихәтлеге дә ала.

- Биредә оныгым ял итте, аннан битәр үзем сөендем, оныгымның күңеле күтәрелде, ул ачылып китте, - ди Рәмзия Исмәгыйлова.

5 яшьлек Раниянең биредә икенче сменага да каласы килә. Киләсе елда да биредә ял итәчәкбез, ди балалар, беравыздан. Кайсы бала, кайсы ата-ана белән сөйләшмә, ялдан бик канәгать калуы турында әйтәләр.

Беренче смена ял итеп бетергәч, алар өчен яшьләр эшләре идарәсе күңелле саубуллашу кичәсе оештырды. Идарә белгечләре Нина Столбова белән Людмила Жирикова клоуннар булып киенеп, төрле уен-бәйге, ярышлар оештырды. Бу көнне биредә ял иткән Раил Рәхимовка 10 яшь тулды. Апалары аны туган көне белән котлап, бүләк тапшырдылар, җыр башкардылар. Күңел күрмәк бер калҗа. Игътибардан Раилнең әнисе сөенеп утырды. Малай-кызлар аннан бергәләп уйнады, биеде, җырлады, күңел ачты. Бар да бер тигез: беркем гаеп тапмый. Иң мөһиме, алар үзләрен тормыштан аерылган итеп түгел, җәмгыятькә кирәкле итеп сизә. Әти-әниләр, балалар ялны оештыруга булышлык иткән Евдокимовка, бүлек персоналларына чиксез рәхмәтле.

Бүлек хезмәткәрләре балаларны икенче сменага кабул итәргә ныклы әзерлектә. Балаларның биредә шат йөзләрен күргәч, тагын да ныграк тырышып хезмәт куясы килә, ди Венера Камалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Игелеккә чикләр юк
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Сәламәтлек