Имәнлебашта чабата үрү осталары бар
Имәнлебаш элек-электән балта, кул эше осталары белән дан тоткан.
Дин галиме, язучы Таҗетдин Ялчыгол хөрмәтенә Имәнлебаш авылында "Ялчыгол укулары" узуы турында язган идек. Чарада мәдәният йорты каршында оештырылган тирмәләргә кунаклар битараф калмады. Аның берсендә чабата үрү буенча мастер-класс күрсәтелде.
Имәнлебаш элек-электән балта, кул эше осталары белән дан тоткан. Алар арба, чана, ат иярләү өчен кирәк-ярак ясаганнар, чабата үргәннәр. Чабатаны гадәттә җиде юкәдән үргәннәр, ул тупасрак булган. Тугыз юкәдән үргәннәрен көяз кызлар кигән. Чабата үрү остасы Миңлезәкия әби Габдерәхимова (ул хәзер мәрхүм инде) бу шөгылен кияве Илгизгә дә өйрәтеп калдырган. Буыннан-буынга тапшырылып килгән шөшле дә хәзер киявендә саклана. Миңлезәкия әби исә чабата үрүгә әтисе Гыйльметдиннән өйрәнгән булган.
Имәнлебашта чабата үрү осталары шактый. Фәйзелхак абый Камалиев исә кунак чабатасын оста итеп үрә. Сез аны әлеге фотосурәттә кунак чабатасы үргәндә күрәсез.
-Имәнлеләр чабата сатарга Ширәмәт базарына бара торган булганнар. Кемнәрдер исә аны кием-салым, тормыш кирәк-яракларына да алыштырганнар, – ди мәдәният йорты директоры Энҗе Әхмәтҗанова.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев