Имәнлебаштан Фатыйма Салаватовага 90 яшь тулды
Имәнлебаш авылында яшәүче Фатыйма әби Салаватованың бу көннәрдә 90 яшьлек юбилее булды.
Фатыйма әбине район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин өенә килеп юбилее белән котлады. Автоклуб хезмәткәрләре юбилярга иң матур җырларын бүләк итте, шулай ук Фатыйма әби балалары-оныклары, туганнарыннан да тәбрикләү сүзләрен кабул итте.
Гомере буе туган җирендә намуслы хезмәт куйган, кешеләрне ихтирам иткән, күңелендә аклык йөрткән әбинең гомер юлы безгә үрнәк. Безгә килене Рәзилә апа Салаватова каенанасы – Фатыйма әби турында тирән эчтәлекле җылы язма юллады.
Киңәшчем, таянычым ул
Дөньяда шундый кешеләр бар, алар белән аралашканда күңелгә тынычлык иңә, булган сагышларың артка чигә... Минем генә түгел, бу аның белән аралашкан күршеләре, дусларының да фикере.
Имәнлебаш авылында яшәүче Фатыйма Мөхәммәди кызы Салаватова менә шундый олы җанлы, киң күңелле ак әби ул. Яшьли тол калып, дүрт малай һәм бер кызны аякка бастырып, олы тормышка озатучы чын әни ул. Авырлыклар, тормыш сынауларын да күп кичергән әнкәй. Ике тапкыр янгында бар нәрсәләрен югалтып, яңа йорт җиткереп рәхәтләнеп яши башлагач кына тормыш иптәшен югалта ул. Бер улын да сабырлык белән соңгы юлга озайту насыйп була әнкәйгә. Ләкин ул сынмый-сыгылмый... Төп йортта барыбызны да тәмле чәе, ачык йөзе белән каршы ала. Догаларын укып оззатып кала. Һәр кешегә төпле киңәшен дә бирә, кирәксә ачуланып та ала. Авылның чын мәгънәсендә ак яулыклы Ак әбисе ул. Барлык күршеләре белән туганнарча якын итеп аралашалар, тәмле әйбер пешерсәләр, чәйгә дәшеп, серләшеп бергәләп чәй эчәләр. Безгә – яшьрәкләргә чын үрнәк булып яшиләр. Кешеләргә миһербанлы булулары өчен дә Аллаһы Тәналә аларга озын гомер бүләк иткәндер, мөгаен. Чөнки әнкәйгә дә 90 тулды, күршеләре Файмә белән Халидә апа да 90ны узып, үз аякларында йөреп торалар. Әнкәй – 8 оныгы, 6 оныкчыгы өчен яраткан дәү әни дә әле. Һәрберсенең тормышы белән кызыксынып тора. Алар өчен хәер-догада ул. Үз әниемне соңгы юлга озатканнан соң, әнкәй – минем чын киңәшчем, таянычым. Алгы көннәрдә дә бергә-бергә, сау-сәламәт булып, сөенечләргә уралып яшәүләр насыйп булса иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев