Яңалыклар

ҖИР ЭШЕНӘ БИРЕЛГӘН ЯШЬЛӘР

Быелгы урып-җыю эшләрендә җиде дистәдән артык яшь механизатор катнаша. "Нива" җаваплылыгы чикләнгән ширкәтендә исә андыйлар 10лап. Гомумән, ширкәттә яшьләр белән эшләүгә өстенлек бирелә, ди баш агроном Тәлгать Хәбибуллин. Әлеге рәсемдә сез шир-кәтнең бер төркем яшьләрен күрәсез. Алар - комбайн иярләүче Нияз Ахунов белән Иван Елизаров, Руслан Краснов белән Роман Ниссанов,...

Быелгы урып-җыю эшләрендә җиде дистәдән артык яшь механизатор катнаша. "Нива" җаваплылыгы чикләнгән ширкәтендә исә андыйлар 10лап. Гомумән, ширкәттә яшьләр белән эшләүгә өстенлек бирелә, ди баш агроном Тәлгать Хәбибуллин.

Әлеге рәсемдә сез шир-кәтнең бер төркем яшьләрен күрәсез. Алар - комбайн иярләүче Нияз Ахунов белән Иван Елизаров, Руслан Краснов белән Роман Ниссанов, машина йөртүче Геннадий Матвеев. Нияз Ахунов Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган, ул агроном белгечлегенә ия, соңгы елларда комбайн иярли. Иван белән Руслан - политехник колледж студентлары, ярдәмче булып беренче ел эшләүләре. Басу-кырларда эшләү ошый, алдагы язмышны җир белән бәйләрбез, ахры, ди егетләр. Алар - икесе дә Иске Зәй бистәсеннән, авыл тормышын, җир эшен яхшы беләләр. Яшьләрнең җиргә тартылуы - куанычлы хәл.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> ҖИР ЭШЕНӘ БИРЕЛГӘН ЯШЬЛӘР
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар