Яңалыклар

Исереклек бәласе

Зәй районында ел саен 50-60 янгын чыгу очрагы теркәлә, аларда 10лап кешенең гомере өзелә яки сәламәтлегенә зыян килә. Янгын килеп чыгу сәбәпләре арасында иң еш очрый торганы - тәмәке тартканда саксызлык күрсәтү. Сүндерелмәгән тәмәке, теләсә-кая ыргытылган төпчек зур фаҗигагә китерә. Узган атнада шәһәрнең Ялчыгол урамы 1нче йортындагы ике бүлмәле фатирда...

Зәй районында ел саен 50-60 янгын чыгу очрагы теркәлә, аларда 10лап кешенең гомере өзелә яки сәламәтлегенә зыян килә. Янгын килеп чыгу сәбәпләре арасында иң еш очрый торганы - тәмәке тартканда саксызлык күрсәтү. Сүндерелмәгән тәмәке, теләсә-кая ыргытылган төпчек зур фаҗигагә китерә. Узган атнада шәһәрнең Ялчыгол урамы 1нче йортындагы ике бүлмәле фатирда килеп чыккан янгынга да исереклек сәбәп була һәм анда бер кешенең сәламәтлегенә зыян килә. Янгын сүндерүчеләр, хәбәр алынуга, тиз арада килеп җитеп, чара күрмәсә, зыян күрүчеләр дә күбрәк, янгын чорнаган мәйдан да зуррак булыр иде. Бәхеткә, кеше үлеменә юл куелмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Исереклек бәласе
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар