Туннар, чын тиредән курткалар белән эш итүче тегүчеләр хезмәтенә сокланмый мөмкин түгел. Сүз башым «Уразманов» шәхси предприятиесе тегүчесе Роза Максимова турында. Затлы киемнәр белән эш итү саклык, төгәллек таләп итә. Роза әнә шул нечкә эш -төзекләндерүне бик тә нәфис, ыспай итеп башкару осталыгына ия, аннан беркайчан кеше өзелми. Әлеге тармакта...
Туннар, чын тиредән курткалар белән эш итүче тегүчеләр хезмәтенә сокланмый мөмкин түгел. Сүз башым «Уразманов» шәхси предприятиесе тегүчесе Роза Максимова турында. Затлы киемнәр белән эш итү саклык, төгәллек таләп итә. Роза әнә шул нечкә эш -төзекләндерүне бик тә нәфис, ыспай итеп башкару осталыгына ия, аннан беркайчан кеше өзелми. Әлеге тармакта 35 елга якын хезмәт куя.
Роза тумышы белән Кабан-Бастрык авылыннан. Башта авылда - сигезьеллык, Әлмәттә унъеллык мәктәпне тәмамлый. Аннан Казан укыту-җитештерү комбинатында тегүче һөнәрен үзләштереп, Зәйгә эшкә кайта. 80нче елларда ике катлы яңа көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты эшли башлаган еллар. Роза хезмәтен шул бинада башлый. Халыкта акча бар, кибеттә товар юк чак. Аеруча хатын-кызлар тукыма юнәтеп, өс кие-ме тектерә.
-Биредә тиредән туннар да тегә идек, заказлар күп, өлгереп булмый иде, - дип искә ала ул елларны Роза.
Кайсы "Бурда моден" журналы күтәреп килә, Роза үзе дә төрледән-төрле яңа өлгеләр табарга, клиентларга ярарга тырыша. Аның үз клиентлары күп була. Кыскасы, тегүченең «блатлы», абруйлы чаклары. Һөнәри бәйрәмнәрдә Роза Максимованың макталмый, хөрмәтләнми калганы сирәк була.
Үзгәртеп кору еллары. Көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты башка кулларга күчә. Заманалар башка: базарда җаның ни тели - шул бар. Тегүчегә халыкның йомышы аз төшә башлый. Әлеге хезмәтне җитәкләгән Марат Уразманов иске мунча артындагы бинага күчеп, берничә хезмәтне биредә дәвам итә. Роза да җитәкчесе дәшүгә, шунда эшкә күчә. Заманча матур бинадан соң иске бинага тиз генә ияләнә алмый. Ханым туннар, курткалар ремонтлау белән мәшгуль. Кыскасы, ертылган, тузган өс киемнәренә җан өрә, базарлыклы итә ул.
-Тун белән эшләүгә бүрек тегүчеләр Венера Мозаффарова, Илгизә Әхмәтҗанова, Зөлфия Шакирҗановалардан өйрәндем, аларга әле дә рәхмәтлемен, - ди Роза.
Ул хәзер үз эшенең остасына әйләнгән. Авылдан заказ бирүчеләр шактый икән. Чаллыга йөреп эшләүчеләр өчен эштән соң да калып эшлибез, ди. Клиентлар көеннән торырга тырыша. Тегүче һөнәре Розага бабасыннан килә. Бабасы Никифор, машинасы белән авылдан авылга, йорттан йортка йөреп, тун тегә. Розаның кечкенә кызында да тегүгә сәләт бар, тик ул башка һөнәр сайлаган.
-Яшьләрнең тегүгә килмәүләре күңелне тырный, ә бит шәһәрдә эшсезләр күп, теләгәндә эшкә өйрәнергә була. Мин бүген китәм икән, урыныма кеше юк, - дип борчыла Роза. Ә хезмәтен ярата оста. Эшкә киләсе килеп тора аның. Үзе дә, исеме дә, эше дә матур Розаның.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев