Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Иске Зәй балалары ялларда музейда ярышты

Чара Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан оештырылды.

3 ноябрьдә Иске Зәй бистәсе мәдәният йортының «Дейли» хореография коллективы туган як тарихын өйрәнү музеенда Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Туган җирем Татарстан» конкурс-уен программасында катнаштылар. Балалар Россия триколорының төп төсләре буларак «Кызыл» һәм «Зәңгәр» командаларына бүленде. Командалар җиде бирем үтте һәм матур чәчәк төзеделәр.
-«Крестики – нолики» уены барышында балалар Татарстан район үзәкләрен атадылар, республикабыз шәһәрләре исемнәрен эзләделәр, Сөембикә манарасы төзеделәр. Биремнәрнең бер өлеше җитезлек-өлгерлек белән бәйле иде”, -ди музейның өлкән фәнни хезмәткәре Светлана Долгова.
Чара ахырында балалар бер-берсенә гадел уен өчен рәхмәт белдереп, истәлеккә фотога төштеләр.

Фотолар музейдан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев