Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Иске Зәй яшьләр үзәгендә яшүсмерләр өчен үзенчәлекле чара оештырылды

Бу көннәрдә Иске Зәй яшьләр үзәгендә яшүсмерләр арасында суицид проблемасы буенча чара уздырылды.

Соңгы вакытта үз-үзләренә кул салучы яшүсмерләр турында еш ишетәбез. Әлеге коточкыч гамәлнең сәбәпләре нидә соң? Тикшерүләр нәтиҗәсе буенча бу - уку, яшьтәшләре белән уңышсыз аралашу, җавапсыз мәхәббәт, ата-аналарның битарафлыгы - болар тора-бара баланың психикасын какшатуга китерүче проблемалар.

 

Балаларда, яшүсмерләрдә үз-үзләрен тотышында сәер билгеләр күзәтелгәндә тиз арада кирәкле чаралар күрергә кирәк, ягъни өлкәннәрнең игътибарлы мөнәсәбәте мондый гамәлләрне булдырмый калырга сәләтле. Әңгәмә барышында яшүсмерләр арасында суицид проблемасын ачарга «Форпост» үзәге  җитәкчесе һәм консультанты Алексей Алексеев ярдәм итте. Ә балалар төрле хәлләрдән чыгу юлларын эзләделәр.

Фото яшьләр үзәгеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев