Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

"Исәнме сез?" фильмы - Зәй юбилеена зур бүләк

Узган атнада "Космос" кинотеатрында "Исәнме сез?" ("Живы ли вы?") фильмы премьерасы күрсәтелде. Ул - якташыбыз язучы, драматург Мансур Гыйләҗев киносценарие буенча куелган фильм.

Узган ел фильм Зәй һәм Сарман районнарында төшерелде. Тамаша пандемия шартларында   өлгерде.  

Әсәрнең нигезендә биш бертуган арасындагы мөнәсәбәт ята. Тамаша биш бертуганның Сабантуе бәйрәме алдыннан җыелып бәйрәм итүеннән башлана. Туганнар бергә җыелып шашлык пешерәләр, ял итә… Ничек кенә булмасын алар арасында бөрбөтенлек, бердәмлек, ярдәм итешү  юк.

Андый мөнәсәбәт һәр милләткә хас. Фильмның кешеләре, табигате матур, эчтәлеге исә гыйбрәтле, уйландырырлык. Фильм ахырында зәйлеләр аны аягүрә басып алкышлады.

  Тамашаны тәкъдим итүдә  район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин катнашып, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге, Туган як  еллары кысаларында әлеге фильмның зәйлеләр өчен аеруча кадерле, үзенчәлекле, аның Зәй горурлыгы булуын бәян итте.

- Киләсе елда Зәйгә 370 ел тула, әлеге фильм шәһәр юбилеена зур бүләк булды, - диде Петр Уразайкин.

 

Фильмны  караганнан соң режиссёр,  Татарстан кинематографистлар  берлеге рәисе Илдар Җәгъфәров,  Мансур Гыйләҗев  һәм кино директоры Әдел Алханов  белән очрашу булды. Алар зәйлеләрнең көчле алкышлары астында горур басып торды.

 

-Фильмны төшергәндә Зәйдә безгә һәркайда яхшы мөгамәлә булды, район җитәкчелегенә исә рәхмәтебез аеруча зур. Иҗат кешеләре өчен бу мөһим фактор. Зәйдә   җирендә  әлеге фильм тууга без бик шат, - ди Илдар Җәгъфәров.

 

-Фильм идеясе  борчулар белән туды. Элек бергәләп өмә итеп бәрәңге ала, йортлар сала идек. Бүгенге көндә андый күренешләр бетте, бер-беребезгә ярдәмләшмибез. Авыр вакытларда кул сузмыйбыз, болар борчу тудырырлык, - ди Мансур Гыйләҗев.

 

Әлеге фильмның баш  герое прототибы Зәйдә яши. Ул - якын-тирә шәһәрләр халкы яраткан травматолог Тәлгать Сөләйманов.

 

- Мин башкалабыз Казанда "Исәнме сез?"нең премьерасын караган идем. Ә менә нәфис фильм башкачарак кабул ителә икән. Уртасыннан елый башлаган идем, ахырына кадәр еламсырап утырдым. Туган авыл, төп нигез, әти төзегән корылмалар,  Сөләйман бабайның таш амбарлары, ишегалды минем хатирәләрне яңартты. Туган якка кайткандай булдым, –диде Тәлгать Сөләйманов, яшьле күзләрен сөртеп.

Тәлгать Мирзаһитович озак еллар районыбызда травматолог-ортопед булып эшләп, зәйлеләрнең хөрмәтен яулады.

- Тәлгать Мирзагитович –чын табиб, ул бүлектә ятучы  авырулар өчен җан ата, борчыла иде. Хәтта күрше-тирә шәһәрләрдән аңа киңәшкә килделәр. Хезмәттәшем  турында кино төшерүгә һәм аны карау бәхете елмаюга мин бик шат,  - диде травматология бүлеге  өлкән шәфкать туташы  Галина Абрамова.

 

Аның тормыш иптәше, табиб Гүзәл Ингамовнаны да  яратмыйча мөмкин түгел. Соңгы еллапрда ул “Шатлык” социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә хезмәт куя. Алма агачыннан ерак төшми, дип юкка әйтмиләр шул. Аларның ике уллары әти-әнисе һөнәрен сайлады. Ак халатлы шәфкать ияләрен хөрмәт итми мөмкин түгел.

 

Кинотеатр залында фильмны яшь һәм өлкән бергәләп карады.

-Әлеге премьераны минем балаларым, оныкларыма күрсәтәсем килә, гыйбрәт алырлык урыннары шактый, -ди Сәкинә апа Хәсәнова.

Зәйлеләр фильмның Зәйдә төшерелүе һәм анда катнашулары белән чиксез горурлана.

-Ниһаять, безгә якташыбызның "Исәнме сез?" фильмын күрергә насыйп булды. Аның башыннан ахырына кадәр дулкынланып карадык. Шактый таныш йөзләрне күрдек, чөнки әлеге тамашага мәдәният һәм башка өлкәләрдән зәйлеләр җәлеп ителде. Миңа район үзәк дәваханәсе һәм суд залындагы эпизодларда катнашырга туры килде.  Илдар Җәгъфәров белән  Мансур Гыйләҗев  без - зәйлеләрне оста уйнадыгыз дип канатландырдылар. Мондый фильмнар алга таба да Зәйдә төшерелсен иде дигән теләктә калабыз, - ди  район мәдәният йорты директоры Гүзәлия Гатина.  

Фильм туганнарның берләшүе белән тәмамлана. Тамерлан төрмәдән кайта. Кайгы туганнарны берләштерә: алар Тамерлан агаларына югалткан өен кабат сатып алалар. Гыйбрәтле, зур фәлсәфи мәгънәгә ия көчле фильм. Юкка аңа быел көзен зур исемнәр бирелми.

 

Тамашачылар фильмнан соң иҗат төркеме белән тамаша турында фикерләштеләр һәм үзләренең кызыксындырган сорауларына җаваплар алдылар.

Фото "Зәй-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев