Сәламәтлек салау учреждениеләре эшчәнлегенә мәгълүмати технологияләр кертү, медицина хезмәте күрсәтүдә электрон эш формалары куллану, шулай ук туризмны шәһәрдә яшьләр ялын оештыруда нәтиҗәле эш формасы итү мәсьәләләре шәһәр Советының социаль сәясәт, мәгариф, сәламәтлек саклау һәм мәдәният буенча даими комиссиясе утырышында тикшерелде. Әлеге мөһим мәсьәләләрнең көн тәртибенә кертелүе очраклы түгел, бездә аларның...
Сәламәтлек салау учреждениеләре эшчәнлегенә мәгълүмати технологияләр кертү, медицина хезмәте күрсәтүдә электрон эш формалары куллану, шулай ук туризмны шәһәрдә яшьләр ялын оештыруда нәтиҗәле эш формасы итү мәсьәләләре шәһәр Советының социаль сәясәт, мәгариф, сәламәтлек саклау һәм мәдәният буенча даими комиссиясе утырышында тикшерелде. Әлеге мөһим мәсьәләләрнең көн тәртибенә кертелүе очраклы түгел, бездә аларның барысы да аксый. Әлеге юнәлешләрдә эшне җанландыру, аны яңа баскычка күтәрү сорала. Зәйлеләрне туризм белән шөгыльләнүгә тарту, ялның бу төрен популярлаштыру, моның өчен тиешле чаралар күрү максатында мәсьәлә тиздән шәһәр Советы утырышы каравына чыгарылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев