Юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәгез!
Хөрмәтле машина йөртүчеләр! Һава торышы еш үзгәрүчән чорда автомобиль белән идарә иткәндә үз мөмкинлекләрегезне чамалагыз.
Җәяүлеләр кичүенә, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләренә, транспорт чараларының тукталыш урыннарына, сәүдә-күңел ачу комплексларына якынлашканда аеруча игътибарлы һәм сак булыгыз. Куркынычсызлык каешларын эләктерегез, балаларны махсус утыргыч-җайланмада гына йөртегез.
Беркайчан да, баланы хәтта 5 минутка да, хәтта йокласа, сез аны уятырга кызгансагыз да, үзен генә машинада калдырмагыз.
Автомобильдән чыкканда, мошенниклар күзе төшәрдәй әйберләрне яшереп җыеп куярга онытмагыз.
Хөрмәтле җәяүлеләр! Юлны чыкканда, хәтта светофорның яшел сигналына кичкәндә дә, барлык автомобильләрнең дә тукталуына һәм сезгә юл бирүенә инаныгыз. Көйләнми торган күчеш буенча машина юлыннан чыкканда капюшоннарны һәм күзәтүне чикләүче башка киемнәрне салып торыгыз, наушниклардагы тавышны киметегез, юлдагы вәзгыятьне фаразлагыз. Тәүлекнең караңгы вакытында хәрәкәт иткәндә киемдә яктылыкны кире кайтаручы элементлар кулланыгыз!
Эчке эшләр министрлыгы исегезгә төшерә - сез җинаять шаһиты булсагыз, кемнең дә булса гамәлләренә законсыз дигән шик туса, тиз арада бу турыда якындагы полиция бүлегенә мөрәҗәгать итегез, яисә 02, 102, 291-20-02 телефоннары аша хәбәр итегез. Шулай итеп сез үзегез яшәгән районда җинаятьчелек үсешен кисәтә аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев