Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Кадер егетләре булдыра

Узган атнада Кукмара районы Янил авылында яшь комбайнчылар арасында "Хезмәт кешесен данлыйбыз!" XIII республика бәйгесенә йомгак ясалды.

Анда республиканың төрле районнарыннан 30 яшькә кадәрге яшь комбайнчылар теоретик һәм гамәли белемнәрен сынадылар. 


Тантанада ТР Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова, ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов катнашты. 


Бәйге 2008 елдан үткәрелә. Зәй районының яшь механизаторлары да анда һәр ел саен катнашалар. Быел район данын комбайнчы-механизаторлар нәселеннән булган Рөстәм Мөхәммәтдинов һәм Риназ Закировтан торган экипаж яклады. Егетләр урып-җыю чорында да иң нәтиҗәле эшләүче комбайнчылар арасында иде, бәйгедә дә сынатмадылар. Алар “Иң яхшы теоретик белем” номинациядә бүләкләнде. Икесе дә Кадер авыл җирлегеннән булган егетләргә алга таба да хезмәт уңышлары телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев