Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Кадер, Түбән Биш егетләре махсус операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм илтеп кайтты

Кадер, Түбән Биш, Шыкмай, тирә-як авылларда яшәүче яшьләр җыелышып махсус операциядә катнашучы якташларына ярдәм илтеп кайтырга булган.

Бу эшне Түбән Биш егете Радик Мирсәетов белән Кадердән Динар Мисхәтов оештырып, гуманитар ярдәмне Зәй егетләренә узган атнада илтеп тә кайттылар.

-Якташ егетләребезгә гуманитар ярдәм җыю идеясе белән чыккач, тирә-як авыллар яшьләре бик теләп кушылды. Әби-апалар егетләр өчен чәкчәк пешереп җибәрделәр, продукцияләтә дә китерүчеләр шактый булды. Ә гуманитар йөкне төяп алып бару өчен машинаны Чаллы эшмәкәре бирде. Без үзебезнең авыл егетләре белән очраша алмасак та, Баграж егетләре белән күрештек. Аларга Баграж җирлегеннән дә күчтәнәчләр җибәргәннәр иде. Егетләрнең барысының да кәефе күтәренке, хәрбиләрчә, шаяртып та алалар. Туган якларга сәламнәрен җиткерделәр.  Аннан без алып килгән гуманитар ярдәмнең егетләргә тапшырылуы турында алардан хәбәрләр алдык, -ди Радик. 

Махсус операциядә катнашучы Зәйнең ир-егетләре гуманитар ярдәм итүдә катнашкан һәркемгә рәхмәт юллаган.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев