Иске Зәй бистәсе яшьләр үзәгендә укучылар арасында Бөек Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан Советлар Союзы Герое, якташыбыз Георгий Федорович Ларионов истәлегенә ату буенча ярышлар узды. Анда район мәктәпләреннән дистәдән артык команда көч сынашты. Ярышның Ларионов истәлегенә узуы очраклы түгел: якташыбыз Бөек Ватан сугышында 7нче гвардия штурманы авиаполкында штурман буларак, Ленинградны фашистлардан...
Иске Зәй бистәсе яшьләр үзәгендә укучылар арасында Бөек Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан Советлар Союзы Герое, якташыбыз Георгий Федорович Ларионов истәлегенә ату буенча ярышлар узды. Анда район мәктәпләреннән дистәдән артык команда көч сынашты. Ярышның Ларионов истәлегенә узуы очраклы түгел: якташыбыз Бөек Ватан сугышында 7нче гвардия штурманы авиаполкында штурман буларак, Ленинградны фашистлардан саклауда, 1943 елдан Балтыйк флоты һава көчләре составында сугышларда катнаша. Ул 193 очыш ясый, аның исәбендә - диңгезгә батырылган берничә дошман корабле һәм катеры, дистәдән артык танк, күпсанлы артиллерия һәм миномент батареялары, хәрби складлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев