Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

"Казан" һәм "Бигеш" аэропортларын тизйөрешле тимер юл белән тоташтырырга ниятлиләр

"Казан" һәм "Бигеш" аэропортларын тизйөрешле тимер юл белән тоташтыру планлаштырыла.

"Казан" һәм "Бигеш" аэропортларын тизйөрешле тимер юл белән тоташтырырга телиләр, дип "Татар-информ" МА Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.

"Россия Тимер Юллары" ААҖ идарәсе "Казан" аэропортыннан "Бигеш"кә кадәр тизйөрешле тимер юл төзү турында документ кабул итте", – дип сөйләде транспорт министры.

Аның сүзләренә караганда, әлеге маршрут буенча 1 сәгать 15 минутта барып җитәргә мөмкин булачак. Проектны 2027 елда тормышка ашыра башларга планлаштыралар.

Фәрит Хәнифов, тизйөрешле тимер юл проекты Мәскәү – Казан югары тизлекле магистрале төзелеше планнары белән бәйле түгел, дип ачыклык кертте. «Бу югары тизлекле магистральнең аерым тармагы кебек булачак», – дип өстәде ул.

Татарстанның ике аэропорты арасында тимер юл элемтәсе мөмкинлекләре турында сөйләгәндә, ТР Транспорт министрлыгы башлыгы шәһәр эчендәге тимер юлны үткәрү шактый катлаулы, ә Казан аэропортыннан алып шәһәр үзәгенә кадәр ул салынган инде, дип билгеләп үтте.

«Татарстанда Әлмәт һәм Казан, шулай ук Казан һәм Яр Чаллы тимер юлын турыдан-туры бәйләү мәсьәләсе һәрвакыт куелды. Әгәр Россия тимер юллары идарәсе кабул ителгән документны эшләп чыгарса, якындагы елларда без шундый перспективаны карарага ниятлибез», – дип ассызыклады министр.

Татарстан территориясе буенча тимер юлларның озынлыгы якынча 2 мең км тәшкил итә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев