Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Казанда авария хәлендәге йортларда яшәүчеләр өчен 100 фатир сатып алынган

Бу эш «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында оештырыла.

Быел Казанда авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне күчерү өчен 100 фатир сатып алынган, ел ахырына кадәр тагын 252 фатир сатып алу каралган. Эш «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча алып барыла, дип ТР Икътисад министрлыгына сылтама белән "Татар-информ" МА хәбәр итә.

«Мәгариф» һәм «Мәдәният» илкүләм проектлары ярдәмендә шәһәрдә сәнгать мәктәбенә капиталь ремонт ясалды, ә Мөслим һәм Саба районнарында ике мәктәптә спорт заллары төзекләндерелде.

«Экология» илкүләм проектын тормышка ашыру дәвам итә. Әлеге проект нигезендә 2021 елда Минзәләдә чүплекләрне рекультивацияләүне, ә Питрәч районының Кощаково авылында чистарту корылмалары төзелеше тәмамланды. Шулай ук проект буенча Казанның «Лето» торак комплексында су белән тәэмин итүнең тышкы челтәрләре үткәрелде.

«Куркынычсыз юллар» илкүләм проекты ярдәмендә тугыз ай эчендә Татарстанда планлаштырылган 217 км автомобиль юлының 165 км ы төзекләндерелде.

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты тәкъдиме белән 2019 елдан башлап тормышка ашырыла. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев