Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Казанда автоинспекторлар 10 көн эчендә мең ярым каешын эләктермәгән машина йөртүчеләрне тотканнар

31 - 9 ноябрьгә кадәр Казанда “Куркынычсызлык реформасы” дигән профилактик рейд узды.

 

 31 октябрьдән 9 ноябрьгә кадәр Казанда “Куркынычсызлык реформасы” дигән профилактик рейд узды, дип сөйләделәр шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә. Автоинспекторларның төп игътибары каеш белән беркетелмәгән машина йөртүчеләргә һәм пассажирларга юнәлтелгән. Барлыгы 10 көн эчендә ике меңнән артык хокук бозу ачыкланган. 1500 хокук бозу нәкъ менә машина йөртүченең йә пассажирның каешын эләктермәве белән бәйле булган. Тагын 600 тирәсе - башка хокук бозулар. "Транспорт куркынычсызлыгы үзәкләре тикшеренүләренә караганда, куркынычсызлык каешын куллану алгы утыргычның йөртүчесе һәм пассажиры өчен юл-транспорт һәлакәтләре вакытында һәлакәт яки җәрәхәтләр алу ихтималын 50%ка киметә, арткы утыргыч пассажирлары өчен - 25%ка", - дип билгеләп үттеләр Казанның ЮХИДИ идарәсендә.

Тулырак: https://www.tatar-inform.ru/news/za-10-dnei-avtory-poimali-poltory-tysyaci-narusitelei-ne-pristegnutyx-remnyami-5886076

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев