Казанда «Мәгариф» проекты кысаларында инвалид балалар өчен ике мәктәп җиһазландырылган
Казанда «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 76нчы һәм 11нче номерлы мәктәпләр җиһазландырылды.
Быел республика башкаласында «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 76нчы һәм 11нче номерлы мәктәпләр җиһазландырылды. Барлык эшләр «Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында алып барылды. Бу турыда "Татар-информ" МА хәбәр итә.
Белем бирү учреждениеләренә 14 миллион сумнан артык кирәкле җиһазлар сатып алынды. Шулай ук биредә логопед, психолог һәм дефектолог кабинетлары тулысынча яңартылды. Аларда сенсор бүлмәләре, интерактив логопед өстәлләре, диагностик коррекция-үсеш комплекслары һәм уникаль җиһазлар куелды.
Хезмәт остаханәләренә станоклар, тегү машиналары, үтүкләү системалары һәм җайлаштырылган савыт-саба сатып алынды.
Өстәмә белем бирү кабинетларына җайлаштырылган музыкаль инструментлар алынды. Барлык кабинетлар да Smart интерактив комплектлары, ноутбуклар һәм төсле күп функцияле җайланмалар белән җиһазландырылды.
Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты тәкъдиме белән 2019 елдан башлап тормышка ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев