Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Казанның «Камелот” төзелеш отряды әгъзалары Зәй укучылары белән очрашты

21 ноябрьдә Зәй районына “Мәдәният-тур” проекты кысаларында Казаннан “Камелот” студентлар төзелеш отряды килде.

“Мәдәният-тур белергә һәм истә тотарга" - бу «Республика студентлар хезмәт отрядлары үзәге» һәм «Россия Студентлар отрядлары» бөтенроссия яшьләр иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан Президент грантлары ярдәмендә тормышка ашырыла торган проект.


 

Казаннан килгән "Камелот” отряды әгъзалары укучыларга төрле иҗади юнәлешләр - вокал, хореография, актерлык һәм ораторлык осталыгы буенча кызыклы мастер-класслар үткәрделәр.


Мастер-класслардан соң оештыручылар «Камелот» әгъзаларына Зәйнең истәлекле урыннарын күрсәттеләр.

 

Кунаклар мәдәният объектлары белән таныштылар, сөйләшү-аралашу «Дуслык» яшьләр үзәгендә чәй табыны артында дәвам итте.

 

Фотолар яшьләр эшләре идарәсеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев