ЗАГС бүлеге хәбәр итүенчә, Зәйдә 2011 елда 642 бала дөньяга килгән. 2010 елга караганда бу күрсәткеч 15кә кимрәк. Ата-аналар күбрәк ул-кызларына Әмир, Тимур, Артем, Артур, Кирилл, Кәрим, Данил, Камил, Азалия, Дарья, Полина, Арина, София, Милана дигән исемнәрне куша. Авылларда үлүчеләр саны туучыларга караганда күбрәк. Ә шәһәрдә киресенчә. Районда 466 пар...
ЗАГС бүлеге хәбәр итүенчә, Зәйдә 2011 елда 642 бала дөньяга килгән. 2010 елга караганда бу күрсәткеч 15кә кимрәк. Ата-аналар күбрәк ул-кызларына Әмир, Тимур, Артем, Артур, Кирилл, Кәрим, Данил, Камил, Азалия, Дарья, Полина, Арина, София, Милана дигән исемнәрне куша. Авылларда үлүчеләр саны туучыларга караганда күбрәк. Ә шәһәрдә киресенчә. Районда 466 пар өйләнешкән. Язылышуны электрон юл белән броньлау мөмкинлегеннән 30 проценттан артык зәйле файдаланган. 2011 елда гаилә коручыларның иң яшенә - 17, иң өлкәненә 70 яшь. Иң күп язылышулар июль аена (61), иң аз язылышу майга (8) туры килгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев