Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Хат ташучы Раушания Габделганиева: Төрмәдән хат язучылар шактый күп

Зәйдә яшәүче Раушания Габделганиева көтмәгәндә почта бүлеге хезмәткәреннән эшкә урнашу буенча тәкъдим ала.

Раушания Габделганиева Зәйдә туып  үскән. Ул шәһәрнең 7нче мәктәбен  тәмамлап, пешекче - кондитер һөнәрен үзләштерә һәм 25 елга  якын  шушы  өлкәдә эшли. Декрет ялына китеп, баласы тугач,  Раушаниянең тормышы тамырдан үзгәрә.

 

- Декрет ялыннан эшкә чыгар урыным юк иде. Мин эш эзләргә керештем, әмма бу җиңел булмады.Чөнки эш бирүчеләр кечкенә балалы әнине эшкә алырга ашыкмыйлар. Сер түгел,  больничныйдан чыкмый торган хезмәткәр кемгә кирәк?! Ә кечкенә бала белән еш кына шулай була да, - дип сөйли Раушания Габделхаковна.

Көтмәгәндә ул почта бүлеге хезмәткәреннән шунда эшкә урнашу буенча тәкъдим ала.  Раушания  почтага коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр түләргә килгән була.

 

- Танышым, эш эзләвемне белгәч, миңа үземне  хат ташучы  ролендә сынап карарга тәкъдим итте. Икенче көнне үк эшкә килдем, әмма эшнең бик авыр булуын шунда ук аңладым, - ди ул.

 

Аның сүзләренә караганда, башта хат ташучы эше аңа катлаулы тоелса да, вакыт узу белән аның моңа карашы үзгәрә һәм бу хезмәтнең  күп кенә уңайлыклары булуын да аңлый.

 

- Мин инде сигез ел хат ташучы  булып эшлим. Эшемне саф һавада йөрү, кешеләр белән аралашу мөмкинлеге булган өчен  яратам. Озак вакыт ябык мохиттә  булу минем өчен түгел, - ди ул.

 

Аның эш көне иртәнге сәгать 8дә башлана. Төшке ашка  кадәр Раушания Габделганиева хатлар, квитанцияләр, вак посылкалар, газеталар һәм журналларны ияләренә тарату өчен аерып куя. Аның әйтүенчә, бу эштә иң мөһиме - игътибарлы булу һәм бернәрсәне дә бутамау. Әгәр газета яисә журнал,  төрле сәбәпләр аркасында адресатка барып җитмәсә, беренче чиратта хат ташучы үзе зыян күрә ала.

 

- Мин таратып чыккан газеталарның почта тартмасыннан урланган очрагы булды. Кемгә кирәк булуын белмим, әмма миңа бу зыянны үз хезмәт хакымнан түләргә туры килде, - дип сөйли Раушания Габделганиева.

Көн саен ул үз участогындагы Пирогов, Гагарин, Елга һәм Төзүчеләр тыкрыгы урамнарын,  35нче бистәдәге  19 йортны йөреп чыга.

 

-Аеруча  пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә газеталар күп була. Пәнҗешәмбе көнне Россия газеталары чыга, ә җомга көнне  «Новый Зай» һәм «Зәй офыклары» газеталары  халыкка таратыла.

 

 Бәйрәм көннәре якынлашканда  хат ташучыларга йөкләнеш арта. “Кешеләр бер-берсенә  котлау открыткалары җибәрә. Төрмәләрдән хатлар бик күп килә. Шулай ук без төрле учреждениеләрнең заказ белән килүче  корреспонденцияләрен, вак посылкалар таратабыз. Зәйлеләр газета-журналларга күбрәк язылсын иде”, - ди Раушания Габделганиева.

 

Ул үз участогында  яшәүчеләр арасында  басма матбугат алдыручыларның барысын да  белә. Почта тартмалары төзек булмаган йортларда яшәүчеләр  хат ташучыны билгеле сәгатьләрдә ишегалдында көтеп ала. Ул алар белән иркен аралаша. Ачык йөзле, теләсә нинди темаларга фикерләшә белүче хат ташучыны кешеләр ярата.

 

Айгөл Яруллина фотосы.

 




 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев