Бу көннәрдә Зәй кибетләрендә продукциянең тиешле таләпләргә җавап бирүен тикшерү максатында, шәһәр прокуроры күрсәтмәсе буенча дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлеге белгечләре махсус рейдлар уздыра. Бүген алар зәйлеләр иң күп йөри торган, куллану срогы чыгу, башка таләпләрнең тиешенчә үтәлмәве буенча "кара исемлеге"нә кергән 6 кибетне тикшерделәр. Аларда кулланучылар хокукларының...
Бу көннәрдә Зәй кибетләрендә продукциянең тиешле таләпләргә җавап бирүен тикшерү максатында, шәһәр прокуроры күрсәтмәсе буенча дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлеге белгечләре махсус рейдлар уздыра. Бүген алар зәйлеләр иң күп йөри торган, куллану срогы чыгу, башка таләпләрнең тиешенчә үтәлмәве буенча "кара исемлеге"нә кергән 6 кибетне тикшерделәр. Аларда кулланучылар хокукларының өлешчә үтәлмәве ачыкланды.
- Максатыбыз - җитешсезлекләрнеачыклап, аларны бетерү юлларын күрсәтү, сатучыларга кулланучылар хокукы турында законны тагын бер кат аңлату. Моннан тыш, сатып алучылар сатучыларның бөтен сорауларга да закон нигезендә җавап бирмәүләрен әйтәләр. Мәсәлән, кайбер кешеләргә сәламәтлекләрен саклау йөзеннән азыктагы кайбер ингриедентлар ярамаска мөмкин. Әгәр дә сатып алучы сатучыга теге яки бу продуктның составы турында тулы мәгълүмат бирүен сорый икән, ул бу гозерне һичшиксез үтәргә тиеш, - ди инспекция белгече Надежда Чернова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев