Кичә республикада коронавирустан тугыз кеше үлгән
Бу турыда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын 9 үлем очрагы расланган. Бу юлы 1935, 1945, 1954, 1952, 1935 елгы биш хатын-кыз һәм 1933, 1941, 1957, 1953 елгы дүрт ир-ат вирус корбаны булган.
Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
-Туганнары һәм якыннары кайгысын уртаклашабыз, - диелә министрлык хәбәрендә.
18 октябрьгә республикада 866 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев