Кичә Татарстанда коронавирустан тагын дүрт кеше үлгән
Бу юлы бер хатын-кыз һәм өч ир-ат вирус корбаны булган.
Республикада коронавирус инфекциясеннән тагын дүрт үлем очрагын расладылар.
Кичә –17 ноябрьдә дүрт кеше коронавирустан үлгән. Әлеге мәгълүмат ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтеннән килде.
1932 елгы хатын-кыз һәм 1954, 1932, 1956 елгы өч ир-ат коронавирус корбаны булган. Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
17 ноябрьгә Татарстанда коронавирустан 1138 үлем очрагы теркәлде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев