Кичә Татарстанда коронавирустан тугыз кеше үлгән
Бу турыда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын 9 үлем очрагы расланган. Бу юлы 1934, 1947, 1955, 1960, 1952, 1953 елгы алты хатын-кыз һәм 1934, 1955, 1941 елгы өч ир-ат вирус корбаны булган.
Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
-Туганнары һәм якыннары кайгысын уртаклашабыз, - диелә министрлык хәбәрендә.
22 октябрьгә республикада 906 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев