Кичә Татарстанда коронавирустан ун кеше үлгән
Бу турыда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын 10 үлем очрагы расланган. Бу юлы 1933, 1943, 1960 елгы өч хатын-кыз һәм 1938, 1955, 1961, 1946, 1948, 1949, 1948 елгы җиде ир-ат вирус корбаны булган.
Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
-Туганнары һәм якыннары кайгысын уртаклашабыз, - диелә министрлык хәбәрендә.
24 октябрьгә республикада 927 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев