Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Кичә Татарстанда коронавирустан унбер кеше үлгән

Бу турыда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын 11 үлем очрагы расланган. Бу юлы 1938, 1951, 1949, 1950, 1935, 1974, 1953, 1947, 1932 елгы тугыз хатын-кыз һәм 1947, 1956 елгы ике ир-ат вирус корбаны булган.

Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.

-Туганнары һәм якыннары кайгысын уртаклашабыз, - диелә министрлык хәбәрендә.

23 октябрьгә республикада 917  үлем очрагы теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев