Кичә Татарстанда коронавирустан унике кеше үлгән
Бу юлы алты ир-ат һәм алты хатын-кыз вирус корбаны булган.
Республикада коронавирус инфекциясеннән тагын унике үлем очрагын расладылар.
Кичә – 21 октябрьдә унике кеше коронавирустан үлгән. Әлеге мәгълүмат ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтеннән килде.
1949, 1949, 1955, 1941, 1957, 1951 елгы алты хатын-кыз һәм 1941, 1959, 1969, 1948, 1947, 1949 елгы алты ир-ат коронавирус корбаны булган. Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
21 октябрьгә Татарстанда коронавирустан 897 үлем очрагы теркәлде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев