Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Зәйдә янгын чыгып, ике ир-ат сөрем газы белән агуланган

21 октябрьдә 23 сәгать 24 минутта район янгын күзәтчелеге дежур частена Зәй шәһәренең Гайдар урамында янгын чыгуы турында хәбәр килеп ирешә.

Янгын сүндерүчеләр урынга килеп җиткәндә, ут торак йортның түбәсе буйлап таралган була. Янгынның күрше корылмаларга күчү куркынычы була. Янгын сүндерүчеләрне йортта яшәүче 1983 һәм 1984 елгы ир-атлар каршы ала. Алар йортта кешеләр булмавын, үзләренең янган йорттан мөстәкыйль төстә урамга чыгуларын әйтә.  Ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре аларны караганнан соң, әлеге ир-атлар сөрем газы белән агулану билгеләре белән район үзәк дәваханәсенә озатыла.    

Ут чыгу нәтиҗәсендә йорт тулысынча янып бетә. Йорт кулдан ясалган металл мич ягып җылытылган булган.

“Янгын  мич һәм төтен юлының төзексезлеге нәтиҗәсендә чыккан дип билгеләнә әлегә. Тикшерү эшләре бара”, -дип хәбәр итә район янгын күзәчелеге бүлеге инспекторы Зөлфия Ризванова.

Фото янгын күзәтчелеге бүлегеннән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев