Балалар китапханәсендә шәһәр-район мәктәп китапханәчеләре өчен агымдагы елга бурычлар билгеләү буенча семинар узды. Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры урынбасары Рита Әхмәтова, методист Ольга Руди эшчәнлектәге дүрт юнәлеш - Россия тарихы, тарихи-мәдәният, районда Милли мәдәният елы, Зәйнең 360 еллыгы буенча мәгълүмат, киңәшләр бирделәр. Туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре әлеге юнәлешләр буенча...
Балалар китапханәсендә шәһәр-район мәктәп китапханәчеләре өчен агымдагы елга бурычлар билгеләү буенча семинар узды. Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры урынбасары Рита Әхмәтова, методист Ольга Руди эшчәнлектәге дүрт юнәлеш - Россия тарихы, тарихи-мәдәният, районда Милли мәдәният елы, Зәйнең 360 еллыгы буенча мәгълүмат, киңәшләр бирделәр. Туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре әлеге юнәлешләр буенча эшчәнлекләре турында сөйләделәр. Соңыннан мәдәният темасына викторина оештырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев