Көләч йөзле, якты күңелле әнием
#Минемәнием флешмобы кысаларында чираттагы хатны Югары Пәнәче авылыннан Рамилә Шакировадан алдык.
Минем әнием - Гөлия Рәис кызы Шакирова мәктәптә укытучы булып эшли. Чаллы педагогика колледжын яхшы билгеләренә тәмамлагач, әнием Югары Пәнәче авылына эшкә кайта. Менә 20 ел башлангыч сыйныф укучыларына белем һәм тәрбия бирә: хәреф танырга, язарга өйрәтеп, белем иленә алып керә. Сабыйларның күңелен күз карашларыннан ук белә, сиземли әнием. Аның дәресендә балалар армый, тәнәфестә һәм дәрес беткәч тә яныннан китмиләр. Әнием матур киенгәнгә, ул укыткан укучылар матур һәм килешле итеп киенеп йөрергә тырышалар. Аның укучыларының күбесе укытучы һөнәрен сайлаган."Гөлия апа безгә үрнәк булды, без дә аның кебек укытырга, белем бирергә, балаларны яратырга тырышабыз," - ди укучылары.
Әнием бөтен эшкә дә оста, тәмле ризыклары һәрвакыт өстәлебезне ямьли.
Яраткан ел фасылына килгәндә, күңеленә яз, җәй айлары якын. Гөлләр, чәчәкләр яратканга, иртә яздан, кара көзгә кадәр бакчабыз шау чәчәктә утыра. Яраткан төсе - саргылт, ак. Ләкин бар төсләр дә әниемә килешә.
Бөтен кешене тигез күреп, хөрмәт итеп яши әнием. Кыланчык, ялганчы кешеләрне яратмый. Яраткан җырчылары - Әнвәр Нургалиев, Гүзәл Уразова.
Әни үзе мәдәният тормышында да актив катнаша. Мәдәният йортында һәр чара аның катнашында үтә. Сүзгә оста, актив, тапкыр телле әни башкарган номерларны халык яратып кабул итә.
Мин әниемне бик нык яратам, алдагы тормышымда сөендереп кенә торырга тырышачакмын. Ул безнең нур чәчеп торучы кояшыбыз. Бәхетле бул, әнием!
Кызың Рамилә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев