Зәй шәһәренең 4нче мәктәп коллективы елны зур уңышлар белән тәмамлый. Россия һәм Татарстан дәүләт символлары темасы кысаларында эшләнгән "Парламент дәресе" методик эшләнмәсе өчен мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Максим Рязанов югары бәя алды. Бу көннәрдә махсус диплом аңа Казанда тантаналы шартларда тапшырылачак. Ә XI сыйныф укучысы Владимир Кондратенко илкүләм...
Зәй шәһәренең 4нче мәктәп коллективы елны зур уңышлар белән тәмамлый. Россия һәм Татарстан дәүләт символлары темасы кысаларында эшләнгән "Парламент дәресе" методик эшләнмәсе өчен мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Максим Рязанов югары бәя алды. Бу көннәрдә махсус диплом аңа Казанда тантаналы шартларда тапшырылачак. Ә XI сыйныф укучысы Владимир Кондратенко илкүләм мәгариф үсеше проекты буенча "Яшь талантларны үстерү" номинациясендә җиңү яулап, 30 мең сумлык премиягә ия булды. Владимир төрле фән бәйгеләрендә республика күләмендә уңышлы чыгыш ясый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев