Яңалыклар

Комиссияләр эштә

Район Советының законлылык, регламент, җирле үзидарә һәм депутат этикасы буенча даими комиссиясенең чираттагы утырышында муниципаль район территориясендә терроризм һәм экстремизмны кисәтү буенча 2012-2014 елларга исәпләнгән программа, 2012-2014 елларда коррупциягә каршы көрәш буенча комплекслы программа, район контроль-хисап палатасы турында нигезләмә, Россия Федерациясе Президентын сайлаулар һәм участок сайлау комиссияләренә билгеләү өчен кандидатуралар...

Район Советының законлылык, регламент, җирле үзидарә һәм депутат этикасы буенча даими комиссиясенең чираттагы утырышында муниципаль район территориясендә терроризм һәм экстремизмны кисәтү буенча 2012-2014 елларга исәпләнгән программа, 2012-2014 елларда коррупциягә каршы көрәш буенча комплекслы программа, район контроль-хисап палатасы турында нигезләмә, Россия Федерациясе Президентын сайлаулар һәм участок сайлау комиссияләренә билгеләү өчен кандидатуралар буенча тәкъдимнәр, муниципаль районның 2012 елга эш планы турында мәсьәләләр каралды.

Район Советының бюджет-финанс мәсьәләләре, икътисадый үсеш һәм муниципаль милек буенча даими комиссиясе утырышында районның 2012 елга муниципаль милекне хосусыйлаштыру планы, Советның 2011 елның 24 апрелендә кабул ителгән карарына үзгәрешләр кертү турында мәсьәләләр тикшерелде. Аларда район башлыгы Татьяна Воропаева катнашты һәм чыгыш ясады.

Комиссияләрдә тикшерелгән барлык мәсьәләләр район Советы утырышы каравына кертеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Комиссияләр эштә
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар