Конференциядә зәйлеләр дә катнашты
Татарстан Республикасы ветераннар оешмаларының VIII конференциясе эшендә зәй вәкилләре дә катнашты.
Казанда Татарстан Республикасы ветераннар оешмаларының VIII конференциясе узды. Аның эшендә Зәй районы вәкилләре - район ветераннар һәм пенсионерлар советы рәисе Геннадий Хәлиуллин һәм “Аккурайд Уилз Руссия Зәй заводы” ҖШЧ ветераннар советы рәисе Илдус Ибраһимов катнашты.
Хәбир Иштирәков бертавыштан өченче срокка Татарстан Республикасы ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе итеп сайланды.
-Хәбир Иштирәков республика ветераннар советы эшчәнлеген активлаштыруга зур көч куйды. Аның тырышлыгы белән шактый гына республикакүләм чаралар уздыруга старт бирелде, - диде Геннадий Хәлиуллин.
Фото Татарстан Республикасы ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасы сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев