Яңалыклар

Конференциягә чыгарылды

Зәйдә яшүсмерләр арасында тискәре күренешләрне, хокук бозу очракларын профилактикалау атналыгы кысаларында шәһәрнең 2нче мәктәбендә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе гомумшәһәр ата-аналар конференциясе уздырды. Ул балаларга карата җәбер-золым куллануның тискәре нәтиҗәләре темасына багышланды. Җыелышны алып барган комиссия рәисе Светлана Иванова әти-әниләрдән балаларына игътибарлы булуны, даими контрольдә тоту кирәклеген...

Зәйдә яшүсмерләр арасында тискәре күренешләрне, хокук бозу очракларын профилактикалау атналыгы кысаларында шәһәрнең 2нче мәктәбендә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе гомумшәһәр ата-аналар конференциясе уздырды. Ул балаларга карата җәбер-золым куллануның тискәре нәтиҗәләре темасына багышланды. Җыелышны алып барган комиссия рәисе Светлана Иванова әти-әниләрдән балаларына игътибарлы булуны, даими контрольдә тоту кирәклеген сорады. Тукай районара тикшерү комитеты бүлеге башлыгы урынбасары Сергей Трошин китергән мәгълүматлар һәр ата-анага тирән тәэсир итте. Чөнки балалар, яшүсмерләр арасында килеп чыккан хокук бозулар яки балаларның начар ниятле кешеләр корбаны булу сәбәпле, тикшерү комитеты кузгаткан җинаять эшләре берәүне дә битараф калдырырлык түгел иде. Конференциядә баланы җәбер-золымсыз гына тәртипле итеп тәрбияләү, мөмкин кадәр мавыктыргыч, файдалы шөгыльләргә тарту фикере алга сөрелде. Әлбәттә, моның белән һәркем килеште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Конференциягә чыгарылды
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар