Республикада социаль- мәдәни проектларның V ачык конкурсы старт алды. Аны "Россия инновацион ягулык-энергетика компаниясе " ААҖ (РИТЭК) "ЛУКОЙЛ" хәйриячелек фонды белән берлектә инде 2010 елдан бирле уздыра. Бәйге коммерциячел булмаган оешмаларның актуаль социаль проблемаларын чишүне күздә тота. 4 ел эчендә 2615 заявка кабул ителеп, шулардан 441 проект җиңү яулаган. Барлыгы...
Республикада социаль- мәдәни проектларның V ачык конкурсы старт алды. Аны "Россия инновацион ягулык-энергетика компаниясе " ААҖ (РИТЭК) "ЛУКОЙЛ" хәйриячелек фонды белән берлектә инде 2010 елдан бирле уздыра. Бәйге коммерциячел булмаган оешмаларның актуаль социаль проблемаларын чишүне күздә тота. 4 ел эчендә 2615 заявка кабул ителеп, шулардан 441 проект җиңү яулаган. Барлыгы 90963961 сумлык грантлар тапшырылган. Быел грантлар фонды 25 миллион сум тәшкил итә. Алар социаль-мәдәни проектларны тормышка ашыру өчен тәгаенләнә. Анда республика территориясендәге иҗтимагый берләшмәләр, коммерциячел булмаган, дәүләтнеке яки дәүләтнеке булмаган оешмалар, җирле үзидарә органнары, массакүләм мәгълүмат чаралары катнаша ала. Заявкалар 14 майдан 11 августка кадәр кабул ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев