Яңалыклар

Концерт – үзе дәва (фотолар)

Шәфкатьлелек елы кысаларында Иске Маврин мәктәбе укытучылар һәм укучылар коллективы шәһәребезнең Тукай урамында урнашкан тернәкләндерү бүлегендә ял итүчеләрдә концерт программасы тәкъдим итте. Биредә хәзерге вакытта «Чикләүләрсез тормыш" дип аталган муниципаль программа нигезендә физик мөмкинлеге чикләнгән 15 бала сәламәтлеген ныгыта. Аларга күрсәтелүче сәламәтләндерү комплексы һәм туклану район бюджетыннан финанслана. Җәй башыннан...

Шәфкатьлелек елы кысаларында Иске Маврин мәктәбе укытучылар һәм укучылар коллективы шәһәребезнең Тукай урамында урнашкан тернәкләндерү бүлегендә ял итүчеләрдә концерт программасы тәкъдим итте. Биредә хәзерге вакытта «Чикләүләрсез тормыш" дип аталган муниципаль программа нигезендә физик мөмкинлеге чикләнгән 15 бала сәламәтлеген ныгыта. Аларга күрсәтелүче сәламәтләндерү комплексы һәм туклану район бюджетыннан финанслана. Җәй башыннан алып физик мөмкинлеге чикләнгән балаларның бу инде икенче төркеме.

Сәламәтлеген ныгытучы балаларга мавринлыларның "Теремкәй" дип исемләнгән курчак театры һәм кашыкчылар ансамбле чыгышы аеруча охшады. Мәктәп проекты буларак оештырылган курчак театры эшчәнлеген мавринлылар менә шул рәвешле, шәфкатьлелек елында тормышка ашыруга керештеләр.

- Мондый күңел күтәрә торган чаралар сәламәтлеген ныгытучы балаларга файдага. Алар физиотерапия үткәндә дә активрак, күтәренке рухта күнегүләр эшлиләр. Ә бу мускулларның ныгуына китерә. Шуны күздә тотып без Маврин мәктәбе укучыларын махсус автобус белән бирегә алып килүне оештырдык. Алга таба башка мәктәпләр белән дә әлеге эш алымын кулланырга ниятлибебез - ди, социаль яклау идарәсе башлыгы Эльмира Хуҗина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Концерт – үзе дәва (фотолар)
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар