Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Айдар Фатыйхов: Коронавирус белән хәл катлаулы

Зәй районында да, республикада да, ил күләмендә дә яңа коронавирус инфекциясенә бәйле эпидемиологик вазгыять бик кискен тора. Шуңа күрә 11 октябрьдән бик күп чикләүләр кертелде. Шуның белән бәйле безнең шәһәр-районда вакцина ясау темплары артты.

Райондагы хәл белән Зәй район үзәк дәваханәнең баш табибы Айдар Фатыйхов таныштырды.
-Чыннан да, соңгы көннәрдә коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясату темплары нык артты. Хәзер шәһәрнең 4 прививка ясау пунктлары һәм мобиль бригадалар тарафыннан көненә уртача 600-700 кешегә вакцина ясала. Бүгеге көнгә вакцинаның беренче компонентын 21 470 кеше ясатты. Бу 63 процент дигән сүз. Коллектив иммунитет формалаштыру өчен 33 880 кешегә прививка ясау бурычы тора. Авыручылар нык артты. Ел башыннан 156 кеше ковидка анализы уңай булуы ачыкланды. Узган елның шул чорында бу күрсәткеч 40 иде. Бүгенге көндә дәваханәнең йогышлы авырулар бүлегендә 46 кеше дәвалана, 6 кеше авыр хәлдә реанимациядә ята. Шунысын да әйтик, октябрь анда гына да авырган 28 кеше үлде. Үлүчеләрнең 80 проценты - коронавируска каршы вакцина ясатмаучылар. Кайберәүләр әле һаман прививка ясатуны сузып килә. Вакцинаның нәтиҗәлелеге 92 процент булуы күптән дәлиллләнде, югыйсә.
Соңгы вакытта коронавирустан прививка ясаткан авыруларга бер төрле, ясатмаучыларга икенче төрле дәвалау кулланыла дигән сүзләр ишетергә туры килә. Бу дөрес түгел, без авыруның нинди дәрәҗәдә, нинди хәлдә булуыннан чыгып эш итәбез. Кызганыч, кайберәүләр дәваханәгә авыру алып узгач кына мөрәҗәгать итә. Шуңа күрә аларны үлемнән коткарып калып та булмый.
Соңгы вакытта бездә компьютер томографы сафтан чыгу сәбәпле, эш бераз кыенлашты. Аны бер-ике атна эчендә эшкә җигү планлаштырыла. Әлегә без стационарда ятучы авыруларны үзебезнең транспорт белән Түбән Камага томография узарга алып барабыз. Табибларга кытлык саклана. Безгә ярдәмгә ординатура узучы ике белгеч килде. Алар йогышлы авырулар бүлегендә эшлиләр.
Вакцинация мәсьәләсенә кире кайтып шуны әйтәсе килә, бездә дә прививка ясату турында ялган сертификаты булган очраклар ачыкланды. Кайберләре белән тиешле органнар шөгыльләнә.
Диспансеризация узу әлегә туктатылды. Бары тик коронавирус инфекциясе йоктырып авырганнан соң, тирәнтен диспансеризация үткәрү генә алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев