Коронавирус йоктырмас өчен билгеле чикләүләр Зәйдә дә кертелде
11 октябрьдән Татарстанда, коронавирус таралу вазгыяте катлаулану сәбәпле, яңа чикләүләр кертелде. Бу инфекция йоктыру куркынычын киметү максатында, кешеләр сәламәтлеген кайгыртып эшләнә.
Коронавирус йогышын кисәтү максатында кабул ителгән чикләүләр турында район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин аңлатма бирә:
- Эпидемиологик вазгыять өстәмә чикләү чараларын күрүне таләп итә. Шул сәбәпле, ил, республика җитәкчелеге әлеге чараларны күрергә мәҗбүр, бу вирусның таралуына юл куймау максатыннан эшләнә. Ә коронавирустан үзеңне саклауның бердәнбер юлы - вакцинация үтү.
Театр, кинотеатр, цирк, концерт залларында, спорт һәм күңел ачу, мәдәни чараларда халык саны 50 проценттан артмаска, яисә 500 кешедән күбрәк булмаска тиеш. Әлеге күңел ачу оешмалары аерым шартлар үтәлгәндә генә залларда 70 процент халыкны кабул итә алачак. Аерым алганда, барлык хезмәткәрләр һәм оештыручылар вакцина ясаткан, коронавирус белән авырган яки вакцина ясату тыелу турында белешмәсе булырга тиеш. Тамашага килүче 18 яшьтән өлкәнрәкләр вакцина ясатуы турында QR-код, соңгы ярты ел эчендә авыруы яки вакцина ясату тыелуы турында документларның берсен күрсәтергә тиеш була. Оештыручыларга чараны җиде көн алдан республиканың оператив штабы белән килештерү шарт. Спорт, күңел ачу, мәдәни чаралар турында 30 көн алдан кисәтергә кирәк.
Кунакханәләр 50 процентка гына тулы булырга тиеш. Барлык хезмәткәрләр дә вакцина ясаткан, яисә авыруы яки вакцина ясату тыелуы турында документлары булган очракта отельләр тулы көчкә эшли ала.
Җәмәгать туклану урыннары, спорт үзәкләре, бассейн, фитнес үзәкләр, аквапарк, сәүдә-күңел ачу үзәкләре, 400 метр квадрат мәйданнан зуррак булган азык-төлек белән сату итмәгән кибетләрдә QR-код күрсәтеп кенә йөрергә мөмкин.
Шулай ук вакцина ясатмаган һәм соңгы алты айда авырмаган 65 яшьтән өлкән кешеләр өчен мәҗбүри изоляция кертелде. Аларга өйләреннән чыгып йөрү тыела. Бары ашыгыч медицина ярдәме, вакцина ясату урынына бару, якындагы кибеткә, чүп түгү һәм йорт хайванын өйдән 100 метр ераклыкта булмаган арада йөртү генә искәрмә булып тора. Эш бирүчеләр 65 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләрен читтән торып эшләү тәртибенә күчерергә яисә хөкүмәт карары кабул иткән чикләүләрне үтәргә тиеш, - ди Петр Сергеевич.
Зәйдә 400 метр квадрат мәйданнан артык булган сәүдә нокталары исемлеген тәкъдим итәбез:
“Корпорация центр” кибете (Т. Ялчыгол урамы, 11нче йорт)
"Иззи" кибете (Баныкин урамы, 3нче йорт)
"Гранд" киемнәр кибете (Җиңү проспекты, 1/21 “А” йорты)
“Планета одежды и обуви” (Нефтьчеләр проспекты, 23 “А” йорты)
“Карат” кибете (Казан урамы, 14/3 йорты)
“Громада” кибете (Казан урамы, 14нче йорт)
“Колор” строймаркеты (Промышленная урамы, 9 “А” йорты).
Шулай ук шәһәрдәге барлык туклану челтәрләренә, спорт белән шөгыльләнү үзәкләренә QR-код яисә белешмә күрсәтеп кенә керү рөхсәт ителә.
Фото "Зәй-информ" архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев