Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Кош гриппы. Сак булыгыз!

Республикада кош гриппы буенча эпизоотик хәл элеккечә киеренке кала.

“Кыш җитте, кошларның көзге миграция чоры узды,  инде кош гриппы авыруын йоктыру очраклары булмас дип уйлаган идек, кызганыч, бу көннәрдә Зәй белән күрше Тукай районы Калмаш авылында урнашкан бытбылдык  асраучы хуҗалыкта кош гриппы  ачыкланды,” –ди район ветеринария берләшмәсенең лаборатория мөдире Нияз Салихов.

 Әлеге йогышлы авыру тиз таралучан һәм куркыныч.  Шуңа бәйле рәвештә, ветеринария хезмәткәрләре  крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләренә, кош-корт тоту, үрчетү һәм сату белән шөгыльләнүче шәхси ярдәмче хуҗалыкларга йорт кошларын ябык шартларда тотарга кирәк дип киңәш итә. Кош-корт тоту урыннарына чит кешеләрне кертмәскә. Каз-үрдәкләр асраучы шәхси хуҗалыкларга аларны мөмкин кадәр тизрәк сую мөһим.

Кош асрала торган биналарны даими рәвештә чистартып, аларны дезинфекцияләп торыгыз. Кошларга сыйфатлы һәм куркынычсыз азык кына ашатырга, кошлар азыгын авыру йогу куркынычы булмаган урыннардан сатып алырга, киек кошлар һәм кимерүчеләр керми торган куркынычсыз урында сакларга кирәк. Авыру билгеләре күренгәндә, үле кош ачыкланган очракта, кичекмәстән районның ветеринария хезмәтенә хәбәр итегез”, -ди Нияз Салихов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев