Яңалыклар

Котлыйбыз!

Бүген иртән генә Сарман районы Җәлил бистәсендә яшәүче якташыбыз Рухия Ахунҗанова, безгә шалтыратып, шатлыклы хәбәр җиткерде: аны Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы итеп кабул иткәннәр. Имәнлебаш авылында туып-үскән якташыбыз - ике китап авторы. Аның язмалары, шигырьләре республика матбугатында даими басылып тора. Иҗат, шигърият турында аның үз фикере бар. -Иҗат -...

Бүген иртән генә Сарман районы Җәлил бистәсендә яшәүче якташыбыз Рухия Ахунҗанова, безгә шалтыратып, шатлыклы хәбәр җиткерде: аны Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы итеп кабул иткәннәр. Имәнлебаш авылында туып-үскән якташыбыз - ике китап авторы. Аның язмалары, шигырьләре республика матбугатында даими басылып тора. Иҗат, шигърият турында аның үз фикере бар.

-Иҗат - җитди һәм изге эш. Аңа фальш катнашырга тиеш түгел. Чөнки шагыйрьнең күңел көзгесе - аның шигырьләре. Шигырьдәге фикер һәм хисләр самими, садә булса гына, һәм алар шагыйрь җанын айкап тусалар гына укучы күңеленә юл табар һәм озын гомерле булыр, - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Котлыйбыз!
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар