Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

“Кояшкай” бакчасында "Әдәпле машина йөртүче" акциясе узды

"Көзге каникуллар" һәм "Җәяүле" оператив-профилактик чаралар кысаларында "Кояшкай" балалар бакчасында "Әдәпле машина йөртүче" дип аталган акция узды.

Акция барышында балалар машина йөртүчеләргә "Сез һәрвакыт юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтисезме? Җәяүлеләр кичүенә якынлашканда тизлек режимына игътибар итәсезме?" дигән сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр. Машина йөртүчеләр балаларның сорауларына теләп җавап бирделәр.

Юл хәрәкәтендә катнашучы җәяүлеләр, шулай ук машина йөртүчеләр дә үзара хөрмәтле булырга, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмаска тиеш. Бакчаның яшь юл хәрәкәте инспекторлары отряды машина йөртүчеләрне юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә чакырды.
Акция барышында “Кояшкай”ның яшь юл хәрәкәте инспекторлары отряды машина йөртүчеләргә алдан әзерләнгән "Әдәпле машина йөртүче" дигән наклейкалар тапшырды.

Фотолар "Кояшкай" бакчасыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев