Яңалыклар

Кыр эшләре дәвам итә

Район басуларында язгы кыр эшләре дәвам итә. 3 майга авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, чәчү эшләре барлыгы 28700 гектарда башкарылган. Сабан ашлыгы - 16100, шикәр чөгендере - 6300, күпьеллык үләннәр 100 гектар мәйданда чәчелгән. Чәчү белән беррәттән мәйданнарны корткычларга, чүп үләннәренә каршы эшкәртү дә алып барыла. 543...

Район басуларында язгы кыр эшләре дәвам итә. 3 майга авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, чәчү эшләре барлыгы 28700 гектарда башкарылган. Сабан ашлыгы - 16100, шикәр чөгендере - 6300, күпьеллык үләннәр 100 гектар мәйданда чәчелгән. Чәчү белән беррәттән мәйданнарны корткычларга, чүп үләннәренә каршы эшкәртү дә алып барыла. 543 гектар арпа басуы - корткычларга, 254 гектар чөгендер мәйданы чүп үләннәренә каршы эшкәртелгән.

Кыр эшләре барышы - район башлыгының даими контролендә торучы төп мәсьәләләрнең берсе. Бу көннәрдә ул районның шактый хуҗалыкларында булып, җитәкчеләр, белгечләр, механизаторлар белән очрашып, басуларда эшнең барышы белән танышты. Шунысын да әйтик, якын көннәрдә механизаторларны махсус кием белән тәэмин итү мәсьәләсе дә хәл ителәчәк. Кыр эшләре 15 майга тулысынча тәмамланырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Кыр эшләре дәвам итә
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар