Яңалыклар

Күпкырлы хезмәт башкаралар

Зәй почтамты 42 почта элемтәсе бүлеген берләштерә, шуның 23е - Зәй, 19ы - Сарман районнарында. Оешмада 331 кеше (шуның 210ы - Зәйдә) хезмәт куя. Хәзерге вакытта почта элемтәсе хезмәткәрләре күпкырлы эш башкара. Узган ел эшчәнлеге буенча алынган керемнәрнең 53 проценты финанс хезмәте күрсәтүгә, 32 проценты товар сатуга туры килә, бары...

Зәй почтамты 42 почта элемтәсе бүлеген берләштерә, шуның 23е - Зәй, 19ы - Сарман районнарында. Оешмада 331 кеше (шуның 210ы - Зәйдә) хезмәт куя. Хәзерге вакытта почта элемтәсе хезмәткәрләре күпкырлы эш башкара. Узган ел эшчәнлеге буенча алынган керемнәрнең 53 проценты финанс хезмәте күрсәтүгә, 32 проценты товар сатуга туры килә, бары 15 проценты гына почта элемтәсе хезмәтләре белән бәйле.

2013 ел нәтиҗәләре буенча биредә айлык уртача хезмәт хакы 11482 сум тәшкил иткән. Ел дәвамында 6 почта элемтәсе башлыгы алышынган, тулаем кадрлар алмашынуы 6,5 процентка арткан. Бу, билгеле, хезмәт хакы түбән булу белән дә бәйле.

"Россия почтасы" җитәкчелеге тарафыннан кадрларның белемен күтәрүгә игътибар бирелә: узган ел 89 хезмәткәр белем күтәрү курслары узган, 168 хезмәткәр дистанцион уку үткән.

Быел әлеге тармакта зур үзгәрешләр көтелә. Хезмәт хакын арттыру турында да уйланыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Күпкырлы хезмәт башкаралар
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар